Лениногорскиның беренче чишмәләренең берсе булган «Прохладный» чишмәсе төзекләндерелде
Лениногорскиның беренче чишмәләренең берсе булган “Прохладный” чишмәсен нефтьчеләр төзекләндерде.
Хәзер чишмә яңа көч белән ага. Компания су чыганагына яңа сулыш кертте, бу – шәһәр юбилеена “Татнефть”нең чираттагы бүләге. Әлеге чишмә урман паркының җәяүлеләр йөри торган өлешендә урнашкан. Бик күп лениногорскилылар чишмә суын алырга килә. Шулай ук парк аша узып йөрүчеләр дә туктап, аның тәмле суын эчә.
Элеккегеләр хәтерләвенчә, 50 нче елларда, Лениногорск барлыкка килгән елларда, чишмәнең исеме башкача булган, “Арыслан” – “Лев” дип йөртелгән. Ул вакытта чишмә янында әлеге хайван фигурасын урнаштырганнар, зур булмаган фонтан һәм буа да ясап куйганнар. Әлеге урын беренчеләрдән булып төзекләндергәч, халык бу урынны яраткан, ошаткан.
Капиталь яңарту Компаниянең грант хисабына мөмкин булды. Җәй буена биредә эшләр башкарылды. Хәзер чишмәгә ике яктан да киң баскычлар һәм металл каркастан ясалган агач түшәмле, уңайлы тоткалы булган басма алып төшә. Ял итү өчен эскәмияләр дә куелган. Су алу җире дә зурайды. Чишмә янындагы территория электрлаштырылган: аны һәр яктан 50нче елларны хәтерләтә торган оригиналь фонарьлар яктырта.
2011 елга кадәр чишмә «Лениногорскнефть» идарәсе хезмәткәрләре карамагында булган. Чишмә шәһәргә бүләк ителгәннән соң һәм аңа башка исем кушканнан соң да нефтьчеләр аның тереклеген саклауны дәвам итәләр.
“Барлык үзгәртүләр халык өчен, үсеп килүче буын һәм кунаклар өчен. Компания бүләгеннән файдалансыннар һәм шатлансыннар”, - диде ЦОБ “Татнефть”нең Лениногорск районы буенча ЦССП җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Хәнипов.
Лениногорскилылар экспертлар ролендә үзгәрешне бәяләделәр инде, аларның фикеренчә, бер нәрсә үзгәрешсез кала: биредә су бик тәмле, йомшак, чәйнектә юшкын утыртмый диярлек.
Лениногорскилы Альбина Кәримова әйтүенчә, елдан-ел шәһәр матурая бара. “Җәй ае дәвамында юллар ясадылар, ишегаллары төзекләндерделәр. Мин яратып йөри торган чишмәне, аның территориясен дә менә ничек матур итеп ясап куйдылар. Хәзер оныкларым белән монда ешрак килербез, дип уйлыйм, су алырга гына түгел, ә ял итәргә, фотога да төшәргә”, - ди ул.
Сергей Трусов фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев