Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның «Чишмә» әдәби берләшмә утырышында яңа бурычлар билгеләнде

Ш.Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе җәйге каникуллардан соң янәдән җыелып, утырыш уздырдылар.

Очрашу урыны – шәһәребезнең 11нче гимназиясендә иде. “Чишмә” иҗат берләшмәсе әгъзалары,  Лениногорск мәгариф идарәсе вәкиле, Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә вәкилләре һәм 11нче гимназия укытучылары катнашты.

Очрашу барышында иң беренче чиратта эшләнгән эшләргә йомгак ясалды, алда торган бурычлар каралды. Берләшмә үз алдына бурыч итеп әдәби алмаш әзерләү мәсьәләсен куйган иде, шул сорау да каралды Шулай ук бүгенге көндә Лениногорск районы һәм шәһәр мәктәпләрендә белем алучы, туган телне яратучы һәм иҗатка тартылучы каләм тибрәтүчеләр турында сүз барды.

 “Чишмә” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаров әйтүенчә, “Чишмә” гә талантлы, иҗади кешеләрнең кушылуы берләшмәнең әдәби-мәдәни офыкларын киңәйтә.

“Без утырышка Сарабиккол авылыннан талантлы, шигырьләр язучы, мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе  Гөлназ Фәйзуллованы чакырдык. Ул үзе белән таныштырып китте, шигырьләрен укыды. Каләмдәшләр белән аның иҗаты зур игътибарга лаеклы дип таптык”, - ди Таһир Шәмсуаров. 

Гөлназ Фәйзуллова – Чирмешән районы, Иске Үтәмеш авылында туган. Бүгенге көндә Сарабиккол мәдәният йортында эшли. Авылда мәдәни учакны сүндермәү теләге белән эш алып бара. Бию коллективы оештырды. Узган ел драма әсәре язды һәм аны Сарабиккол халык театры тамашачыларга тәкъдим итте. Быел да сәхнә әсәре яза башлаган икән.

“Беренче шигыремне 7нче сыйныфта укыганда яздым, “Сагыш” дип атала иде ул. Шигырьләр бик еш тумый, кәеф төшенке булганда язылырга мөмкин. Минем үземә тормышчан һәм табигать темасына кагылышлы шигырьләр ошый. Р.Миңнуллин, Ф.Яруллин, якташыбыз Таһир Шәмсуаров шигырьләрен яратып укыйм. Таһир абыйның шигырьләре күңелемә якын. Шигырьләрдән өзекләрне чараларга сценарийлар төзегәндә дә кертәм”, - ди. 

“Чишмә” әдәби берләшмәсенә чакыру алгач, бераз куркып та калган. Берләшмәдә шундый җитди апа-абыйлар кебек иде. Утырышка килгәч, аларга кушылгач, мин үземне кирәкле кеше итеп тойдым. Алар янында булгач, тагын шигырьләр иҗат итергә дәрт туды. Мине “Чишмә” бик җылы каршы алды, рәхмәт Таһир Шәмсуаровка, шулай ук Ләйсән Таһир кызына”, - ди Гөлназ Фәйзуллова. 
 
Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә белән даими эш алып бара.
-  “Чишмә”дән чыныгу алган язучы- шагыйрьләрнең иҗатларын искә алу, кичәләрен үткәрү дә уртак бурыч булып тора. Әйтик, агымдагы елның октябрь аенда төбәгебездә яшәп, әдәбиятта тирән эз калдырган әдипләр: Касыйм Тәхауның тууына – 100 һәм уннан артык язучы, шагыйрь Җәүдәт Дәрзаманның тууына 80 ел тула. Шул уңайдан искә алу кичәләрен үткәрү турында сөйләштек”, - ди Таһир Ярулла улы. 

 

фотолар: әдәби берләшмәдән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев