Лениногорскиның «Чишмә» иҗат берләшмәсе көз айларының иҗат җимешләре белән әдәби кичәдә катнашты (+фотолар)
Лениногорскиның Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә «Алтын көзләр туган ягымда» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды.
Бу хакта редакциягә «Чишмә» берләшмәсе хәбәр итә.
Әлеге чара шәһәребезнең Ш.Бикчурин исемендәге "Чишмә" иҗат берләшмәсе шагыйрь-шагыйрәләре, музыкант -җырчылары иҗатына багышланды.
Кичәгә “Чишмә” иҗат берләшмәсе әгъзалары, киатапханәчеләр, укытучылар, әдәбият сөючеләр җыелды.
Әлеге чараның төп темасы елның иң матур, иҗатка рухландыра торган фасылларының берсе – алтын көзгә багышланды. Күңелгә үтеп керә торган шигырьләр, җырлар, үтемле чыгышлар күңелләрне күтәрде.
Аерым алганда Ш.Бикчурин исемендәге "Чишмә" иҗат берләшмәсе җитәкчесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Ш.Бикчурин, С.Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, шагыйрь Таһир Шәмсуров, шагыйрә, җырчы, композитор, Ш.Бикчурин исемендәге премия лауреаты Гөләндәм Кәбирова, музыкант, композитор Фәйзи Хөснуллин, шагыйрәләр Илсөяр Салахова, Фәридә Әхмәтшина, Гүзәл Талипова, Гөлназ Хәкимова, Гөлназ Файзуллова, Ш.Бикчурин исемендәге премия лауреаты, шагыйрә Әлфия Сөләйманова чараның бизәге булдылар.
“Чишмә” иҗат берләшмәсенең дәвамчылары булган – шәһәрнең 11нче гиназиясендә белем алучы яшь каләм ияләреннән торган “Чишмәкәй” иҗат түгәрәгенә йөрүче укучылар үзләренең иҗат җимешләре белән тамашачыны сөендерделәр.
Очрашуда шулай ук Казан шәһәре Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсенең милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Нуридә Насыйбуллина катнашты. Аның үтемле чыгышын тамашачы җылы кабул итте.
Әлеге чара Лениногорск төбәгендә гүзәллеккә, шигърияткә табынучылар, яңа шагыйрь-шагыйрәләр барлыгына ышаныч уятты.
фотолар: үзәк китапханәдән











Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев