Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның «Дубки» мәктәп урманчылыгы укучылары Кукмарада мәктәп урманчылыклары слетында катнашты

Лениногорскиның мәктәп урманчылыгында шөгыльләнүче укучылар Кукмарада, Лубян авылында Татарстан мәктәп урманчылыкларының «Халык традицияләрендә — урман» дигән алтынчы слетта катнашып кайтты.

Слет өч көн дәвам итте. Анда 31 мәктәп урманчылыгыннан йөзгә якын бала катнашкан. Укучылар урман саклауга багышланган теоретик һәм гамәли белемнәр алдылар, үз күнекмәләрен күрсәтә алганнар. Лениногорскидан 3нче мәктәп базасында эшләүче «Дубки» мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Резеда Мөхетдинова һәм аның өч укучысы: Ирина Назарчук, Денис Ильмаиров, Владислав Черевов катнашты әлеге слетта.

«Слетның программасы тулы һәм эчтәлекле иде.  „Цифрлы урман викторинасы“ дигән интерактив интеллектуаль уен уздырылды», — дип сөйли урманчылыкның җитәкчесе Резеда Мөхетдинова.

Аның әйтүенчә, бик күп кызыклы биремнәр бар, әлбәттә, яңаларын һәм катлаулыларын да әзерләгәннәр. «Укучыларым башка районнардан килгән балалар белән таныштылар, үзләренә  яңа дуслар таптылар», — ди.

Слетны ачу тантанасына мәктәп урманчылыклары күргәзмә әзерләгән, лениногорскилыларның күргәзмәсе бай итеп эшләнгән булган. Слетта укучылар өчен команда ярышлары квест форматында узган.

Резеда Мөхетдинова әйтүенчә, мастер-классларда урман янгыны сүндерү, кәрзиннәр үрү, табигый материалларны кулланып курчаклар һәм уенчыклар ясау һәм башка файдалы күнекмәләр белән таныша алганнар.

Слетта мәктәп урманчылыклары җитәкчеләрен дә билгеләп үткәннәр, Резеда ханым беренче урынга лаек булган, Диплом белән бүләкләнгән.

тулырак "Заман сулышы" газетында.

фотолар: Резеда Мөхетдиновадан

Белешмә.

  • Лениногорск районында ике мәктәп урманчылыгы эшчәнлеген алып бара: берсе Иске Иштирәк мәктәбе базасында, икенчесе 3нче мәктәптә. Гомумән, Татарстанда 149 мәктәп урманчылыгы эшли, алар 1 мең 900 кешене берләштерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев