9 ноябрь көнне Казанда, Халыклар дуслыгы йортында «Там, на реке Рав» мордва мәдәнияте республика фестивале узды.
Чара мордва (мокшан һәм эрзян) мәдәнияте традицияләрен саклауга һәм балаларны, яшүсмерләрне милли мирас кыйммәтләренә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Фестивальдә Татарстанның мордва мәдәнияте вәкилләре катнашты. Алар арасында ЛЕниногорск Мәдәният сарае артистлары да бар иде. Фестивальнең җиңүчеләре дипломнарын «Эрзянка» мордва халык ансамбле, «Вишка лейне» балалар мордва балалар ансамбле алды.
«Эрзянка» «Косо косо да утяша» йола җырын башкарды, ә балалар ансамбле «Ки чересэ» мордва халык җырын башкарды.
Ансамбльдә катнашучы: Мария Мишакина һәм Полина Медведева соло башкару өчен бүләкләр алды.
Фестиваль программасында шулай ук халык иҗаты эшләнмәләре һәм мордва милли кухнясы күргәзмәләре дә бар иде. Бу хакта Мәдәният сарае хәбәр итә.
фотолар: https://vk.com/dklensk?from=groups
Нет комментариев