Лениногорскиның Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә “Китапханә төне” уздыра
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә “Китапханә төне” уздыра

Чаралар көндез башланып, кичкә кадәр узачак.

19 апрельдә Лениногорскиның Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсе “Китапханәдә төн” чарасы уздырачак.

Чаралар 11.0 сәгатьтә квест-уен белән башланачак.

13.00 – театраль сөйләшүләр. Аннары әдәби КВН узачак.

15.00  - “Матур дөнья безгә дәшә” дигән чарада якташ шагыйрь Людмила Аланлы белән очрашу.

16.15 – әдәби этюд: язучы Юрий Бормотов белән очрашу.

Ул көнне мастер-класслар да үтәчәк. Шулай ук музыка-рәсем сәнгате педагогика колледжы студентларының эшләреннән күргәзмә дә эшләячәк.
 


Нет комментариев