Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның гүзәл затлары “Ел хатын-кызы” республикакүләм конкурсының зона турында катнашты

Зәй шәһәрендә “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республикакүләм конкурсының зональ этабы үтте.

Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән «Татарстан хатын-кызлары»  җәмгыяте үткәрә торган конкурс республикабызның социаль-икътисадый үсешенә, мәдәнияткә, гаилә институтын ныгытуга зур өлеш керткән хатын-кызларны ачыклауга юнәлдерелгән.

Зәй шәһәренең “Энергетик” мәдәният сараена Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарыннан конкурста катнашучылар: 39 хатын-кыз һәм 8 ир-ат  җыелды. Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Сарман, Ютазы, Зәй районнарыннан - барлыгы 8 районнан иде конкурсантлар.

Лениногорск районын төрле номинацияләрдә гүзәл затларыбыз тәкъдим итте.

Хатын-кыз –лидер” номинациясендә Иске Шөгер авыл башлыгы Лилия Шиһапова катнашты.

“Хатын-кыз – ел үрнәге” номинациясендә «Исток-Башлангыч» социаль хезмәт күрсәтү директоры Елена Ахмеджанова катнашты.

 “Минем һөнәрем – минем язмышым” номинациясендә Лениногорскиның 14нче мәктәбе психологы Альбина Зайнагетдинова катнашты.

Жюри карары нигезендә Елена Ахмеджанова һәм Альбина Зайнагетдинова катнашучы Дипломы белән бүләкләнде.

Лилия Шиһапова исә үз номинациясендә җиңүче булды һәм финалга чакыру алды.

Иске Шөгер авыл башлыгы Лилия Мөкътәсимовнага финалда уңышлар телибез.

Конкурсның финал өлеше Казанда, 8 март бәйрәме алдыннан узачак.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев