Лениногорскиның яшь иҗатчылары шагыйрь апа-абыйлары белән очрашты (+ фотолар)
«Илһам туа шигъри күңелдә» дигән чара узды.
Каләм тибрәтүче, телебезнең матурлыгын саклап, аны шигъри юлларга салучы яшь, талантлы укучыларыбыз бар икән әле. Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе әнә шундый талантлы мәктәп укучылары белән очрашты.
«Илһам туа шигъри күңелдә» дип аталган иҗади семинар шәһәребезнең 4нче мәктәбендә үтте. Чарага “Чишмә” берләшмәсе әгъзалары, шәһәр мәктәпләренең талантлы укучылары, аларның ана теле укытучылары, ветераннар советы рәисе Галия Хәлимова, Мәгариф идарәсе методисты Римма Сафиуллина, шулай ук Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр, «Татар гаиләсе» фондының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Гөлия Замалеева килде.
4нче мәктәп директоры Юрий Гаврилов, татарча исәнләшеп, сүзен башлады. Ул “Чишмә” берләшмәсе белән мәктәп арасындагы дуслык күпере салынганын, шагыйрьләрне үзләрендә күрүгә шат булуын әйтеп узды.
“Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаров әйтүенчә, һәр шагыйрь үзеннән соң алмаш булуын тели. “Татар халкы үзенең язучылары, шагыйрьләре, җырчылары булмаса, милләт буларак яши алмый.
- Без – “Чишмә”леләр дә үзебездән соң дәвамчыларыбыз булсын иде дип телибез. Бездән соң килгән, шәһәребезгә, Татарстаныбызга, илгә танылу алган шагыйрьләр, композиторлар, җырчылар горурлыгыбыз булсын иде. Шөгер төбәге иҗат чыганагы булып яшәвен дәвам итсен. Шушы иҗади семинарны уздыруыбызның төп максаты – талантлы укучыларны алмашчыларыбыз, дәвамчыларыбыз итү, - дип билгеләп үтте Таһир Шәмсуаров.
Үзенең каләмдәшләрен сәхнәгә чакырып, алар белән таныштырды. Шагыйрәләр исә үзләренең шигырьләрен бүләк иттеләр. Аларга җавап итеп, шәһәрнең төрле мәктәпләреннән килгән укучылар беренче иҗат җимешләрен укып күрсәттеләр.
5нче мәктәптән килгән Зилә Зыятдинова сәнгатьле итеп, кычкырып, шигырь сөйләде. “Мин бүген “Җиңү юбилее”дигән шигырь алып килдем. Шигырьләрне былтыр яза башладым. Хәзер 4-5 шигырем бар”, - ди. Укытучысы Галия Исмәгыйлева әйтүенчә, Зилә талантлы бала.
«Татар гаиләсе» фондының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Гөлия Замалеева укучыларга китаплар бүләк итте.
Чарада катнашучылар шушы мәктәп бинасында урнашкан Ш. Бикчурин исемендәге әдәби мирас музеена экскурсиягә керделәр. Ветераннар советы рәисе, музейның җитәкчесе Галия Хәлимова музейда уннан артык экспозиция, 1меңгә якын экспонат барлыгын сөйләде. Әле эскпозицияләр тулылана тора.
Соңыннан «Чишмә» әдәби берләшмәсе әгъзалары киләсе елда Габдулла Тукайның 140 еллыгын зурлап билгеләп үтү хакында фикер алыштылар. Алар шәһәрдәге Г.Тукай һәйкәлен төзекләндерүдә ярдәм сорап, Лениногорск шәһәре җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп күмәк хат юлладылар.
Язманы тулысынча «Заман сулышы» газетында 21 ноябрь санында укый аласыз.
Розалия Мостафина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев