Лениногорскиның яшь рәссамнары төзекләндереләчәк чишмәнең яңа эскизларын ясадылар
Бүгенге көндә искиткеч тәмле суы белән дан тоткан атаклы «Прохладный» чишмәсе реконструкциягә ябык.
Чишмәгә ике яктан, урман паркы һәм торак сектор ягыннан да кечкенә күперләр аша кереп була иде. Хәзер ике яктан да чишмә профнастил белән ябылган, әлегә аннан су алып, матурлыгы белән хозурланып булмый. Лениногорск балалар сәнгать мәктәбендә укучы балалар чишмә язмышына битараф калмадылар. Җәйге куе агач яфраклары күләгәсендә җәелмәле урындыкларга утырып, алар булачак чишмәнең эскизын ясадылар.
"Кем белә, бу яшь талантлар киләчәктә күренекле архитектор яки рәссам булырга мөмкин, рәсемнәре дә бик матур килеп чыкты, безнең сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр үзләре яшәгән шәһәрне яраталар, балаларча ихлас караш белән, күңелгә үтеп керүче рәсемнәр ясадылар",- - дип билгеләп үтте аларның остазы.
Фото ДХШ Лениногорск
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев