Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның яшь рәссамнарына уңыш елмайды

Лениногорскиның Балалар рәсем сәнгате мәктәбе укучылары бөтенроссия балалар иҗаты конкурсында ярымфиналга чыктылар

Санкт-Петербургта рус шагыйре А.С. Пушкинның тууына 225 ел тулу уңаеннан “Пушкин әкиятләре” балалар бәйгесенә нәтиҗәләр ясадылар.

Сайлап алу турына Россиянең 500 шәһәрләреннән 7 меңнән артык гариза килгән. Ярымфиналга Лениногорск рәсем сәнгате мәктәбенең яшь рәссамнары чыкты. Бу хакта мәктәп сайты хәбәр итә.

2нче сыйныф укучылары: Елизавета Кутырева һәм Ралина Минәхмәтова (укытучы Т. Петрова) апрель аенда эшләрен конкурска җибәргән булганнар. Ралина “А.С. Пушкин портреты” номинациясендә 2нче урынга лаек була һәм ул Санкт-Петербургка бүләкләү тантанасына бара. Әлбәттә, гаилә белән бергә барганнар.

 

фотолар: рәсем сәнгате мәктәбе сайтыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев