Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның яшь талантлары “Сандугач сайрар илем” фестивалендә уңышлар яулады

24 гыйнварда Әлмәттә “Сандугач сайрар илем” балалар һәм яшүсмерләр региональ фестиваленең XXVIII сезоны башланып китте.

Яшь талантлар «Вокал. Соло башкару” номинациясендә үз талантларын күрсәтү өчен төбәкнең төп иҗат мәйданчыгына җыелды. 
Фестиваль “Татнефть” хәйрия фонды тарафыннан оештырылган һәм ике мөһим датага — Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм компаниянең 75 еллыгына багышланган.

28 ел эчендә конкурс республиканың мәдәни брендларының берсенә әверелде. 16 районнан 7 яшьтән 21 яшькә кадәрге бик күп-бик күп  катнашучы фестиваль сәхнәсендә чыгыш ясады, аны иҗади яшьләрнең яраткан фестиваленә әйләнде.

“Вокал. Соло башкару” номинациясендә Лениногорскидан Булат Касимов, Степан Сагидулллин, Эмилия Таҗиева, Кәрим Ибәтуллин чыгыш ясады.

Фестивальнең дипломантлары исеменә Чирикина Кира һәм  Шәмсетдинова Ясминә лаек булды.

Чыганак һәм фотолар:  Мәдәният  идарәсе


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев