Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның ике яшь пары 100 мең сумлык грантка ия булдылар

Бу хакта ЗАГС бүлеге хәбәр итә

Шушы елның 8 июлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Яшь парларга – грантлар» проекты бәйгесе башланып китте. 

Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы гамәлгә куйган әлеге социаль проект гаилә корырга җыенучы парларга 100 мең сум күләмендәге грант бирүне күз уңында тота. Бу акча туйны аерым бер тематик форматта оештыру өчен бирелә.

«Яшь парларга — грантлар» проектында җиңгән 20 яшь парны Казан Кремлендә бүләкләделәр. Аларга туй үткәрү өчен 100 мең сумлык сертификат, бүләкләр тапшырдылар. Лениногорскиның ике пары да грант отты.

Яшь парларның берсе татар милли киемнәрендә тантана үткәрде, дип хәбәр итә ЗАГС бүлеге. Яшь парның никахы Лениногорск ЗАГС бүлегендә 14 августта теркәлгән. Яшь пар, кунаклар һәм ЗАГС хезмәткәре барысы да милли бизәкләр белән чигелгән татар костюмнары булганнар. Шулай ук татар милли ризыгы – бавырсак та чараның төп символы. 

Икенче парның никахы 16 августта теркәлгән. Икенче пар да традицион киемнәрдә бик матур иде - кәләш бөтенләй ак киемдә,кияү  классик костюмда иде, дип хәбәр итә ЗАГС.

 Яңа өйләнешкәннәрне  чын күңелдән конкурста җиңүләре белән, шулай ук туй көннәре белән  котлыйбыз! 

фотолар: ЗАГС бүлегеннән


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев