Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның ике проекты «Күрше» фестиваленең җәйге чоры җиңүчеләре булды

Татарстанда җиңүчеләр ачыкланды.

«Күрше» фестиваленең җәйге чорына гаризаларны 1 июньгә кадәр кабул иттеләр. Шуннан соң экспертлар комиссиясе аларны тикшереп, җиңүчеләрне ачыклады.

Алты атна дәвамында бәйгегә республиканың барлык районнарыннан 1058 гариза кабул иткәннәр. Шул исәптән «Күрше» фестивале кысасында – 778 проект, быел тәүге тапкыр оештырыла торган «Күрше. Мирас» юнәлеше буенча 280 проект килгән. Нәтиҗәдә 57 җиңүче ачыкланган.

Алар арасына Лениногорскиның ике проекты кергән.

“Күрше” фестивале буенча – “Логос” педагогик-психологик үзәге. Алар “Маршрут доверия” гаилә квесты буенча җиңү яулаган. Алар җәй айларында алты чара уздырачак. 

«Күрше. Мирас» юнәлеше буенча ИП Эмил Хәлилов интерактив шәһәр веб-квесты белән җиңү яулаган. Ул туган якны өйрәнү ялын яңа форматта тарихка кертәчәк.

 

фото: архив. ЛМР сайты

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев