Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» үзәгендә балчык эшләнмәләре  күргәзмәсе оештырылды
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» үзәгендә балчык эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылды

Лениногорск муниципаль районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Гаилә остаханәсе — чүлмәкчелек эше» проекты буенча социаль хезмәт алучыларның балчыктан эшләнгән әйберләре күргәзмәсе оештырылды.

Проект авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Аның максаты – балигъ булмаганнарның һәм аларның гаиләләренең иҗади сәләтләрен үстерү һәм гамәли сәнгать белән шөгыльләнү аша социаль тернәкләндерү. Күргәзмәдә балалар һәм ата-аналар тарафыннан бергәләп башкарылган утыздан артык эш тәкъдим ителде. 

Һәр эшләнмә уникаль. Чүлмәкчелек белән шөгыльләнү балаларга киеренкелекне киметергә, вак моториканы үстерергә һәм үз-үзләренә ышаныч булдырырга ярдәм итә.

 

«Исток-Башлангыч»

 


Нет комментариев