Лениногорскиның «Ихлас» мәчетендә кыз балалар өчен дини-әхлакый курслар ачылды
Файдалы һәм күңелле ял булачак.
1 июнь көнне шәһәребезнең “Ихлас” мәчетендә кыз балалар өчен дини-әхлакый курслар эшли башлады.
Анда 8 яшьтән 15 яшькә кадәрге кызлар катнаша. Кызлар мәчеттә көннәрен бик файдалы һәм шул ук вакытта күңелле дә итеп уздырачак.
Алар өчен кулинария һәм кул эшләре буенча мастер-класслар каралган, шулай ук дин нигезләре белән танышачаклар, квестларда катнашачаклар һәм төрле конкурслар узачак. Соңыннан бүләкләргә дә ия булачаклар.
Әлбәттә, саф һавада паркларда булачаклар.
Тәҗрибәле вожатыйлар кызларның көннәре истә калырлык итеп узсын өчен барысын да эшләячәкләр.
Мәчеттә өч тапкыр ашату оештырылган. Иртәнге 9да килеп, 16.00 сәгатькә кадәр булачаклар.
Файдалы һәм әхлакый яктан бай чараларга тулы курсларга йөрергә теләүче кыз балалар кушыла ала.
Белешмәләр өчен телефон: 8917-851-0551 Ләйлә ханым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев