Лениногорскиның азәрбайҗан җирле иҗтимагый оешмасы рәисе хәйрия ифтары оештыруда катнашты
Ифтарларны Аллаһ кабул итсен.
14 март көнне Лениногорскиның “Бирлик”-“Единство” Азәрбайҗан милли-мәдәни автоном җирле иҗтимагый оешмасы рәисе, Лениногорск муниципаль районы Советы депутаты, җәмәгать эшлеклесе, хәйрияче Рамиз Мамедов “Ихлас” мәчетендә хәйрия ифтары оештырды.
Күмәк ифтарда 250дән артык кеше катнашты. Алар арасында азәрбайҗан җәмгыяте вәкилләре, ветераннар, аксакаллар, җәмәгать эшлеклеләре һәм Лениногорск районында яшәүче мөселманнар булды.
Лениногорск районы имам-мөхтәсибе, “Ихлас” мәчете имамы Булат хазрәт Раупов әйткәнчә, Рамазан аенда Лениногорск шәһәре мәчетендә һәр көн күмәк ифтарлар үткәрелә һәм традиция буенча уразаның бер көнендә Лениногорскиның азәрбайҗан җәмгыяте ифтар оештыра.
“Бу елда Рамиз Мостафа улы үз исеменнән һәм гаиләсе исеменнән 250 кешегә ифтар оештырды. 200 кеше биредә катнашты – алар мәчеткә йөрүчеләр, әбиләр һәм бабайлар, ятимнәр, аз тәэмин ителгәннәр. Шулай ук 50 ланч-бокс сәламәтлек сәбәпле мәчеткә ифтарга килә алмаганнарга тапшырылды.
Аллаһ ифтар оештыручыларның изге гамәлләрен кабул итсен. Өстәлләр тулы иде, кунаклар бик риза калдылар. Мөселман кардәшләр Рамиз Мустафа улына ифтар оештырганы өчен рәхмәтләрен белдерделәр”, – диде Булат хәзрәт Раупов.
Лениногорск районының азәрбайҗан диаспорасы җитәкчесе Рамиз Мамедов һәр елны Рамазан аенда шундый хәйрия ифтарларын оештыра, шулай ук аз керемлеләргә һәм күп балалы гаиләләргә азык-төлек наборлары белән ярдәм итә.
Искәртеп үтик, Лениногорск мөхтәсибәтендә 31 мәчет бар, аларда 34 имам һәм 25 мөгаллим эшли. Каникул вакытында балалар өчен рухи-сәламәтлек курслары үткәрелә. Рамазан аенда “ ифтарлар оештырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев