Лениногорскиның кино бүлеге «DVD форматындагы иң яхшы муниципаль кинотеатр» номинациясендә бүләкләнде
Казанның «Мир» кинотеатрында Татарстан Республикасы Кино учреждениеләренең йомгаклау киңәшмәсе узды.
Очрашуның төп максаты муниципаль кинотеатрларның 2025 елдагы эшенә йомгак ясау иде.
Чарага республиканың барлык районнарыннан 100 гә якын җитәкче һәм белгеч килде. Киңәшмәдә катнашучыларны "Татаркино" дәүләт бюджет учреждениесенең элеккеге директоры Миләүшә Айтуганова, шулай ук "Татаркино" дәүләт бюджет учреждениесенең яңа җитәкчесе Ильяс Гафаров сәламләде.
Бүләкләр республиканың иң яхшы кино учреждениеләренә тапшырылды. "DVD форматындагы иң яхшы муниципаль кинотеатр" номинациясендә бүләк Лениногорск Мәдәният сараеның кино бүлегенә тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев