Лениногорскиның күп балалы әниләренә вакытыннан алда пенсиягә чыгуның яңа шартларын аңлаттылар
Күп балалы әниләр пенсиянең вакытыннан алда билгеләнүенә билгеле бер шартларны үтәгәндә генә исәп тота ала.
Аларга кимендә 15 ел хезмәт стажы һәм 30 индивидуаль пенсия коэффициенты тупларга кирәк. Шул ук вакытта күп балалы ана баланы 8 яшькә кадәр тәрбияләргә тиеш. Әлеге кагыйдә уллыкка алынган балаларны тәрбияләүче хатын-кызларга да кагыла.
Өч бала тапкан хатын-кыз пенсиягә өч елга иртәрәк- 57 яшьтә чыга ала. Әгәр балалар дүртәү икән, пенсиягә чыгу хокукы дүрт елга алданрак - 56 яшьтә туа. Биш һәм аннан күбрәк бала тапкан әни пенсиягә 50 яшьтә чыга ала.
Балаларны яшь ярымга кадәр карау вакытлары (әмма гомумән алганда 6 елдан артык түгел) иминият стажына кертелә. Шулай итеп, беренче баланы карау чорында елына -1,8, икенче баланы караган өчен - 3,6, ә өченче һәм дүртенче балаларны карау вакытына - 5,4 пенсия коэффициенты исәпләнә. Бала карау ялында булган еллар иминият стажына бары тик ялга китәр алдыннан яки декрет ялыннан соң ук иминият кертемнәре түләнгән эш чорлары булган очракта гына кертелә.
Пенсия билгеләү турында гаризаны пенсиягә чыгу яшенә җиткәнче бер ай алдан, күпфункцияле үзәккә яки клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп тапшырырга, шулай ук Дәүләт хезмәтләре порталында электрон вариантта бирергә мөмкин. Әниләр шулай ук Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта, стажны һәм пенсия коэффициентлары санын тикшерү өчен, шәхси счет өземтәсенә заказ да бирә алалар ", - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Пенсия билгеләү мәсьәләләренә кагылышлы сорауларга 8-800-100-00-01 телефоны буенча Бердәм контакт-үзәккә шалтыратып өстәмә консультация алырга мөмкин. Шалтырату бушлай.
Фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев