Лениногорскиның күркәм йоласы - ишегалды бәйрәмнәре башлана
Шәһәрнең территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре микрорайон бәйрәмнәрен башларга әзер.
Көтеп алган бәйрәмнәрнең беренчесе Лермонтов урамы 17 нче йорт ишегалдында булачак. Ул 23 нче июль көнне 17 сәгать 30 минутта башланачак.
Бу чарада шәһәр халкына һәм аның кунакларына бәйрәм концерты, бүләкләүләр һәм конкурслар оештырыла, балалар өчен анимация командасы, бәйрәм сәүдәсе эшли.
Мондый очрашуларда лениногорскилылар идарәче компанияләр җитәкчеләре, шәһәргә хезмәт күрсәтүче оешмалар вәкилләре белән очраша, хакимият вәкилләре белән аралаша һәм аларны кызыксындырган сорауларны бирә алалар. Микрорайоннарда яшәүче иң актив кешеләргә район Башлыгының Рәхмәт хатлары, шулай ук хезмәт күрсәтүче оешмалардан истәлекле бүләкләр тапшырыла.
Ишегаллары бәйрәмнәрендә депутатлар, предприятие һәм оешма җитәкчеләре «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә актив катнашалар һәм укучыларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшыралар.
Фото «Заман сулышы»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев