Лениногорскиның мәктәп укучылары чисталык өчен җиң сызганып тырышканнар
Лениногорскиның 2 нче мәктәп укучылары чүп-чар калдыкларын файдалы юнәлештә куллану мөмкинлеген белеп алгач, шунда ук эшкә керешкәннәр.
Үткән уку елында бу мәктәптә укучылар, әти-әниләре һәм мөгаллимнәре белән бергә биш йөз килограммга якын пластик шешә һәм илле килодан артык шушындый капкач җыйган.
Аларның тырышлыгын «Татнефть» җәмгыяте экология бәйгесен оештыручылар күрми калмаган, билгеле, мәктәп шул бәйгедә җиңүчеләр исемлегенә кергән.
Экология бәйгесен оештыручылар гомуми белем бирү мәктәпләре арасында икенчел ресурсларны аерым җыюны популярлаштыру буенча дүртенче форум уздырды. Иң актив белем бирү учреждениеләрен бүләкләү Әлмәтнең “Юность” сәламәтләндерү лагерында үтте.
2 нче мәктәп икенчел ресурслар җыю буенча «Мәктәп-лидер» номинациясендә җиңүче булды. Шулай ук иң яхшы сыйныфлар һәм укучылар да билгеләп үтелде. «Пластик җыю буенча “Класс-лидер» номинациясендә Надежда Дьякова җитәкләгән 1В сыйныфы, Индира Гыйльметдинованың 4А сыйныфы һәм Юлия Румянцова җитәкчелегендәге 7В сыйныфы җиңүче булды.
«Пластик җыю буенча укучы-лидер» номинациясендә бүләкләрне 1В сыйныф укучысы Мария Юдина, 2Б сыйныфыннан Дмитрий Рәхимкулов алды, 2Б сыйныфын Мэри Гыйльметдинова җитәкли. Мәктәпкә һәм бәйгедә җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләк сертификатлары тапшырылды.
«Без нефть-газ чыгару идарәсе башлыгы Михаил Игоревич Лыковка һәм Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты эшләре идарәчесе Марат Гайсович Якуповка җыелган икенчел ресурсларны транспортлауда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтлебез. Әлбәттә инде, актив тормыш позицияләре һәм әйләнә - тирә мохитне саклауга керткән зур өлешләре өчен укучыларга һәм ата-аналарга рәхмәт әйтәбез», - ди мәктәп директоры Ольга Платонова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев