Лениногорскиның нәниләре спорт мәктәбе белән танышты
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның нәниләре спорт мәктәбе белән танышты

Лениногорскиның “Нефтяник” спорт мәктәбе иң кечкенә кунакларны каршы алды.

Аларга кунакка 32нче балалар бакчасының малайлары һәм кызлары килгән. Балаларны тренер Игорь Краснов һәм спорт мәктәбе җитәкчелеге каршы алган. 

Балалар спортчыларның уңышлары белән танышкан. Шуннан соң хоккейчылар бүлмәсенә кереп караганнар. Һәм иң күңеллесе – боз аренасын күреп, сокланганнар. Ә бер балага хәтта бозга чыгып, тимераякта шуу насыйп булды, дип хәбәр итә спорт мәктәбе.

Кызлар һәм малайларның мондый  экскурсиядән канәгать калган, янәдән монда килергә теләкләре дә барлыкка килгән.  

Боз сараенда барысына да ошады
Боз сараенда барысына да ошады

 


Нет комментариев