Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның «Нефтяник» хоккей командасы алтын медаль яулады

Шәһәребезнең 2012-2013 нче елгы үсмер малайлардан тупланган “Нефтяник” хоккей командасы Бөтенроссия ярышлары алтынын яулап алды.

Илкүләм уза торган “Алтын алка 3х3” ( Золотая шайба 3х3) бәйгесенә үткән атна азагында йомгак ясалды.

Ярышлар  Башкортстанның Ишимбай һәм Салават шәһәрләрендә бер атна буена дәвам итте. Аларда Россиянең бик күп төбәкләреннән килгән 32 команда көч сынашты. Араларында шактый ерактан, Краснодар крае, Воронеж, Тверь, Свердловск, Липецк өлкәләреннән килгән һәм үзебезнең республика шәһәрләреннән күп кенә командалар бар иде.

Лениногорскиның тренер Руслан Галләмов кул астында тәрбияләнүче, 2012-2013 нче елгы үсмерләрнең “Нефтяник” командасы ярышларда бер-бер артлы 7 җиңү яулады һәм финалга чыкты.

Финал уеннарында команда үзебезнең якташлар – Казанның “Авиатор” хоккей командасы белән көрәште. Бу очрашу да безнең “Нефтяник” файдасына 3:2 исәбе белән төгәлләнде.

Шуның өстенә Бөтенроссия “Алтын алка 3х3” турнирының иң шәп уенчысы  да –  безнең хоккейчыбыз. “Нефтяник”командасы әгъзасы Данир Латыйповка “Команданың иң яхшы уенчысы” дигән махсус приз тапшырылды.

 

Фотолар хоккей клубыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев