Лениногорскиның өлкән яшьтәгеләре республика Спартакиадасыннан уңышлар белән кайтты
Берничә спорт төрендә үзләрен сынадылар.
“Россия Пенсионерлар берлеге”нең Лениногорск бүлекчәсе командасы Казанда Татарстан Республикасында хәрби дан һәм хезмәт батырлыгы елына һәм Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган XVI республика пенсионерлар Спартакиадасында катнашты.
Спартакиадада Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең 51 командасы катнашты: 20 шәһәр һәм 31 район, барлыгы 570тән артык катнашучы иде.
Лениногорск командасы үзләрен берничә спорт төре буенча: өстәл теннисы, дартс, йөзү, җиңел атлетика, катнаш эстафета, пневматик винтовкадан ату буенча тәкъдим итте. Нәтиҗәдә, 20 шәһәр арасында безнең Лениногорск 4нче урынны алды.
Шәхси нәтиҗәләргә килгәндә, өстәл теннисында беренче урынны Николай Фадеев алды, ә Лариса Вотякова – икенчедә.
Дартс буенча җиңүче булып, Фәрит Вәлиев танылды.
Йөзүдә Любовь Гыйләҗевага тиңнәр булмады.
Лениногорск командасы составында алда язылган өлкәннәрдән тыш, Низамиев Ильдар, Вәлиев Энәс, Долматова Надежда, Усманова Фәридә, Абдиев Илфат һәм Сафина Марина бар иде.
Лениногорск командасын уңышлы чыгыш ясавы белән котлыйбыз!
фотолар: Ф.Усмановадан




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев