Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның өлкәннәре пенсионерлар Спартакиадасыннан призлы урыннар алып кайтты

Лениногорскида спорт белән якын дус булган, аның төрледән-төрле юнәлеше буенча уздырылган бәйгеләрдә катнашып килүче өлкән яшьтәге кешеләр бар.

Әле шушы көннәрдә генә аларның 10 кешедән торган төркеме, республика спартакиадасында катнашып җиңү һәм призлы урын алып кайтты.

Ярышлар башкалабыз Казанның «КАИ-Олимп» мәдәни-спорт комплексы мәйданында үтте. Бәйге  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлап уздырылды. Ул “Третий возраст”дип исемләнүче  XV Республика пенсионерлар Спартакиадасының финалы ярышлары булды. 

Спартакиадада 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар катнашты.

Спартакиада ике этапта узды. Беренче сайлап алу  этабы 25 апрельдән 25 майга кадәр республиканың муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында узды. Ә 3 нче июнь көнне командалар Спартакиаданың финал өлешенә җыелдылар. 

XV Республика Спартакиадасына  20  шәһәр командасы һәм  республика районнарыннан 31 команда көч сынашырга килгән иде.

Спартакиаданың  программасы бай, анда ярышларның  түбәндәге төрләре: җиңел атлетика, йөзү, өстәл теннисы, ядрә белән ату, дартс, катнаш эстафета, ГТО нормативларын үтәү, скандинавиячә йөреш бәйгесе, теннис ракеткасына теннис шары куеп  йөгерү, футбол тубын кечкенә футбол капкасына тибеп кертү, хоккей кәшәкәсе белән туп тәгәрәтеп узышу һәм  шома йөгерү буенча узышлар кертелгән иде.

Лениногорскиның данын бу бәйгедә Ф. Усманова, Н. Фадеев А. Низамова, М. Сафина, Н. Ширяева, В.Сарапулова, А. Тихонов, С. Ваганов, Ф. Вәлиев, Р.Баһмановтан торган команда яклады. Шәхси зачетта Валентина Сарапулова йөзү буенча беренче урынны алды Николай Фадеев өстәл теннисында өченче булды. Катнаш эстафетада безнең команда Бөгелмә командасына 0,05 секундка гына оттырып, дүртенче булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев