«Россия Пенсионерлар берлеге” нең Лениногорск бүлеге 2026-2027 уку елына «Өченче яшьтәге» университетка пенсия яшендәгеләрне җыю турында игълан итә.
Укуларга 25 сентябрьгә кадәр язылырга мөмкин. Лекцияләр һәм дәресләр түбәндәге юнәлешләр буенча узачак.
- Финанс белеме
- Хокук белеме
- Журналистика
- Инглиз теле
- Компьютер нигезләре белеме
- Смартфонда эшли белү
- Сәламәт тормыш рәвеше
- Мәдәният һәм агарту
- Декоратив-кулланма сәнгать
Укулар шушы елның октябрь аенда башлана, киләсе елның маенда тәмамланачак.
Дәресләргә, укуларга язылу өчен: +79047605707 (МАХ, ватсап)
Әгәр дә сез актив озын гомер тарафдары булсагыз, яңа күнекмәләр үзләштерергә һәм фикердәшләр табарга телисез икән, «Өченче яшь»университетына язылыгыз!
фото: ИИ ярдәмендә
Нет комментариев