Лениногорскиның олы яшьтәгеләре үзләрен фотографияләр конкурсында сынап карый ала
Фотоконкурста катнашу өчен 60 яшьтән олырак ир-атлар һәм 55 яшьтән олырак хатын-кызларны чакыралар.
“Россия Пенсионерлар союзы”ның Лениногорск җирле бүлекчәсе “Халыклар бердәмлеге” һәм Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы уңаеннан фотоконкурс башлану турында хәбәр итә.
Фотоконкурс номинацияләре: «Россия халыклары бердәмлеге», «Хәрби һәм хезмәт батырлыгы» (гаилә альбомы, СВО катнашучылары
Әлеге конкурста профессионал булмаган фотографлар гына катнаша ала.
Катнашучылар үзләренең җибәрелгән эшләрнең авторлары булуларын һәм катнашу фактының башка затларның хокукларын бозмавын гарантияли.
Фотоконкурска JPEG форматында төсле һәм аклы-каралы фотосурәтләр (цифрлы файллар) тапшырыла.
Фотоларга рамкалар өстәлгән булмаска тиеш, су тамгалары һәм рәсемнәр белән бизәлгән булырга тиеш түгел.
Сурәтнең зурлыгы аның озын ягы буенча 2500 пиксельдән дә ким түгел.
Сурәтне зурайту ягына масштаблаштыру рөхсәт ителми.
Конкурска эшләр электрон почтага: leninogorskspr@rambler.ru кабул ителә.
Кабул итү вакыты: 15 июльдән шушы елның 15 сентябренә кадәр.
фото: Заман сулышы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев