Лениногорскиның скандинав йөреше клубына - бер ел
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның скандинав йөреше клубына - бер ел

Гади генә күренгән “таяклы йөреш” психик һәм физик сәламәтлек өчен көчле профилактика чарасы да ул.

Лениногорскиның скандинав йөреше клубы оешуга – бер ел. Әлеге клубның җитәкчесе – Фәридә Усманова.

«Узган елның 31 августында без бергәләшеп беренче адымнарны ясадык. Үткәнгә әйләнеп кайтсак, бик күп – йөзләрчә километр юл үтелгән», – ди Фәридә Усманова.

Клубка йөрүчеләр бер ел дәвамында  урманда яңа маршрутлар ачканнар. Урманда куяннар һәм кыр кәҗәләре – косулялар күргәннәр. Шулай ук скандинав йөрешенең  техникасын дөрес итеп үзләштерергә өйрәнгәннәр. 

«Скандинав йөрешенә уңай һава торышы көтеп тормыйбыз. Без яңгыр яуганда да, кояшлы көндә дә, нык салкында да йөрибез», – ди Фәридә Усманова.

Клубка йөрүчеләр бер-берсе белән дуслашып, бер компания булганнар. Клубның бер еллыгын да скандинав йөреше белән билгеләп үткәннәр. Алар алга таба да бик күп адымнар ясарга әзер!



Белгечләр фикеренчә, махсус таяклар белән йөрү гадәти йөрешкә караганда күпкә күбрәк мускул төркемнәрен эшкә җигә — куллар, җилкә, арка, хәтта корсак мускуллары да активлаша. Нәтиҗәдә, организмга йөкләнеш тигез бүленә һәм йөреш тулы бер күнегүгә әйләнә.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, даими скандинавия йөреше белән шөгыльләнүче кешеләрдә уңай нәтиҗәләр инде 4–5 атна эчендә үк сизелә: кәеф яхшыра, энергия арта, йокы нормальләшә.

фото: Ф.Усманова.


Нет комментариев