Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда матур язу курслары узачак
Каллиграфия - матур язу сәнгате. Сынлы сәнгатьнең бер төре.
Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее хәбәр иткәнчә, музейда матур язу буенча кечкенә генә курс оештырып алырга уйлыйлар. Дәресләрне музыка-рәсем сәнгате педагогика колледжы укытучысы Ирина Хөсәенова алып барачак. Музей һәрвакыт аның белән хезмәттәшлек итә.
Курслар 16 сентябрьдән башлана. Белешмәләр өчен телефон: 5-05-91.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев