Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның Үзәк китапханәсе «Альберт Хәсәнов әсәрләрен укыйбыз» төбәкара акциясен уздырды

Безнең Лениногорск шәһәре һәм районы да татар әдәбиятына, татар халкына күренекле язучылар бирде. Шуларның берсе һичшиксез талантлы каләм иясе, журналист, чәчмә әсәрләр остасы, Татарстанның танылган язучысы Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, С.Сөләйманова, Ш.Бикчурин исемендәге премияләр лауреаты Альберт Хәсәнов.

  Хөрмәтле якташ язучыбызга, исән-имин булса, 2022 елның 1 декабрендә төгәл 85 яшь тулган булыр иде.

  Альберт Бари улы Хәсәнов Татарстанның Биектау районы Кече Кавал авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Кечкенәдән әдәбиятка гашыйк була. Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлагач, 1961–1969 елларда Лениногорск шәһәрендә әүвәл төбәк газетасы «Ильич васыятьләре» редакциясендә - әдәби хезмәткәр, аннары шәһәр телестудиясендә һәм радиостудиясендә соңгы хәбәрләр бүлеге редакторы булып эшли.

Шул елларда көндәлек матбугатта аның туган як табигатенә һәм төбәк кешеләренә багышланган беренче хикәяләре, очерк язмалары басыла башлый. Тора-бара башы-аягы белән иҗатка чума, үзен сәләтле каләм иясе итеп таныта. Шулай ук Лениногорск каласында оешкан, Ш.Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсендә чыныгу алган язучының иҗаты бүгенге көндә меңнәрчә китап укучыны үзенә җәлеп итә.

 Лениногорск шәһәренең Г.Тукай исемен горур йөрткән Үзәк китапханә хезмәткәрләре Альберт Бари улы Хәсәновның тууына 85 ел тулу уңаеннан, аның иҗатына багышлап «Альберт Хәсәнов әсәрләрен укыйбыз / Читаем произведения Альберта Хасанова» регионара акциясен  оештырды.  1 ноябрьдән алып 30 ноябрьгә кадәр акциядә катнашучылар язучының аерым әсәрен сайлап алып, укып, үзләрен видеога төшереп социаль челтәрләргә урнаштырырга һәм үзләре турында кыскача мәгълүматны Үзәк китапханәнең электрон почтасына юлларга тиешләр иде.

Әлеге акциядә Татарстанның 3 район һәм шәһәреннән барысы 78 китап укучы катнашты. Иң күп катнашучы районнар - Лениногорск, Актаныш, Чүпрәле. Иң сөендергәне шул: акциядә катнашучылар арасында яшь буынның, мәктәп укучыларының күплеге күңелләргә хуш килде. Әлеге чараның ике телдә барганлыгын да искәртеп узуны кирәкле дип саныйбыз. Рус телле китап укучының да татар язучысы әсәрләрен укуы күңелләргә хуш килде.

Әлеге күркәм чарада катнашучы барлык китап сөючеләр дипломнар белән бүләкләнде. Без иң беренче чиратта китапханә системасында эшләүче китапханәчеләрнең максатчан эшчәнлеген уңай яктан бәялибез. Әлеге акциядә катнашучыларның һәрберсенә Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре исеменнән тирән рәхмәтебезне белдерәбез, киләчәктә дә китап белән дус яшәргә чакырабыз. Чөнки китаптан башка, матурлык-гүзәллектән башка телебезнең, әдәбиятыбызның киләчәге юк!


Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова, Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең  милли әдәбият бүлеге мөдире

 


          

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев