Лениногорскиның үзәк китапханәсендә «Чәчәкле май» күргәзмәсе ачылды
Матурлык һәм илһам дөньясы.
Лениногорскиның Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә Татарстанның көньяк–көнчыгыш рәссамнары, «Россия Рәссамнар берлеге» бөтенроссия иҗат иҗтимагый оешмасының Татарстандагы төбәк бүлеге әгъзалары күргәзмәсе ачылды.
«Чәчәкле май» экспозициясендә язгы пейзажлар һәм чәчәк натюрмортлары белән матур полотнолар һәм график эшләр тәкъдим ителгән. Бу хакта үзәк китапханә хәбәр итә.
Күргәзмә 24 майга кадәр эшләячәк.
фотолар: китапханәдән


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев