Лениногорскиның Үзәк мәйданында – Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан бәйрәм тамашасы
Үзәк мәйдан бүген Җиңү бәйрәме атмосферасы. Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан төп тамашалар биредә уза.
Лениногорскиның Үзәк мәйданы 9 май бәйрәме атмосферасында бизәлгән иде. Зур сәхнә куелган. Ә сәхнә артында зур экран. Лениногорскилылар һәм шәһәребез кунаклары бәйрәм чараларын сәхнәдәге экран аша күрә алды.
Үзәк мәйданның уртасында берничә катлы эскәмияләр куелган, халыкка утырып карау мөмкинчелеге булдырылды. Дөрес, бик күп кеше басып та карады. Әйтергә кирәк, бәйрәмдә халык күп иде.
Сугышта һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алынды.
Рәсми затларның котлаулары да биредә булды. Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов, республика Цифрлаштыру министры Айрат Хәйруллин һәм “Татнефть” генераль директоры урынбасары Ринат Шәфигуллин 9 май бәйрәменә җылы котлаулар ирештерделәр. Айрат Хәйруллин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткерде.
Театральләштерелгән күренеш, сугыш чоры еллары җырлары, җырлы-биюле композицияләр барысы да искиткеч ямьле, дулкынландыргыч, патриотик рухта булды.
Розалия Мостафина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев