Лениногорскиның вокаль ансамбльләре “Сандугач сайрар илем” фестивалендә чыгыш ясады, лауреат исеме дә яуладылар
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның вокаль ансамбльләре “Сандугач сайрар илем” фестивалендә чыгыш ясады, лауреат исеме дә яуладылар

Әлмәттә “Нефтче” мәдәният сараенда балалар һәм яшүсмерләр иҗат фестивале узды.

“Сандугач сайрар илем” XXVIII региональ фестивальгә бу юлы “Вокаль ансамбльләр” номинацияләрендә чыгыш ясаучы 46 ансамбль җыелды. Алар көньяк-көнчыгышның 15 районыннан килгән иде.

Быел фестиваль Бөек Җиңүнең 80 еллыгыгына һәм  “Татнефть”нең 75 еллыгына багышланды.

Лениногорскины өч вокаль ансамбль лаеклы рәвештә тәкъдим итте. Алар – Мәдәният сараенда эшләп килүче “Талант” вокаль студиясендә шөгыльләнүче, төрле яшьтәгеләрне берләштергән вокаль ансамбльләр.

Нәтиҗәдә, “Сәрвиназ” ансамбле I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. “Соловушка” һәм “Ялкын” ансамбльләре – конкурс дипломантлары.

“Талант” вокаль студиясе җитәкчесе Рәмзия Галимовага “Татнефть” хәйрия фондының Рәхмәт хаты тапшырылды.

 

Чыганак: https://vk.com/dklensk

 

 

 

 

 


Нет комментариев