Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида прокуратура суд аша гражданнарның сулыкка керү мөмкинлеген торгызды

Лениногорск шәһәр прокуратурасы табигатьне саклау һәм җир законнарын үтәү өлкәсендә күзәтчелек чаралары барышында Лениногорск шәһәре янында урнашкан, Камышлы елгасы белән гидравлик элемтәсе булган су объекты урнашкан җир кишәрлегенең физик зат милкендә нигезсез булуын ачыклаган.

Куелган койма аркасында гражданнар әлеге сулыкка ирекле керү хокукыннан мәхрүм ителгән.

Закон буенча, мондый сулык Федераль милектә генә булырга мөмкин.

Хокук бозуларны бетерү өчен шәһәр прокуратурасы күрсәтелгән җир кишәрлегенә милек хокукын туктату,  халыкның суга ирекле керүен чикли торган койма һәм пирсны сүтүне таләп итеп,  Лениногорск судына дәгъва белән мөрәҗәгать итте.

Дәгъва канәгатьләндерелгән. Карар законлы көченә кергәннән соң прокуратура аның үтәлешен контрольгә алачак.

 

Фото: «Лениногорск-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев