Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” акциясе үтте (+фотолар)

Лениногорскида беренче сыйныфка баручы балаларга портфельләр тапшырдылар.

Чара Мәдәният сараенда үтте. Бинаның фойесында беренче сыйныфка баручыларны матур портфельләр көтеп тора иде. Мәдәният сараена әтисе яки әнисе белән килгән кызлар һәм малайларга канцелярия кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырдылар.

Балаларга мәктәпкә әзерләнергә предприятие-оешма җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр, бизнесменнар, депутатлар, администрация булышкан. Быел портфельләр аз тәэмин ителгән гаиләдәге балаларга гына түгел, хәрби операциядә катнашучы гаиләләрнең балаларына да тапшырылды. Барлыгы 92 портфель бирелде, гомумән акция кысаларында, 2024-2025 уку елына 300 дән артык балага ярдәм күрсәтеләчәк.

Мәктәпкә баручы кызлар-малайларны портфельле булу шатландырды. 8нче мәктәпкә укырга керергә җыенучы Артем Коновалов портфель эчендәге төсле дәфтәрләрне ошаткан.

“Портфельдә пенал, ручкалар, дәфтәрләр бар. Барысын да карап бетермәдем әле. Мәктәпкә барасы килә. Мин иҗекләп укый беләм, үз исемемне язам, санарга да өйрәндем. Минем белән бергә балалар бакчасында йөргән Миша да барачак мәктәпкә. Бер класста булырбызмы икән, белмим”, - ди Артем.

Ул велосипедта, самокатта йөрергә яратканын, футбол, теннис белән мавыгуын да әйтте. Әтисе Никита Коновалов: “Улыбыз мәктәпкә әзерлек курсларына йөрде. Яхшы гына укыр дип уйлыйбыз. Мәктәп формалары алдык. Бүген менә портфель бирделәр. Булышучы предприятиеләргә рәхмәт, яхшы акция оештырганнар”, - ди.

Мәдәният сарае залында балаларга күңелле чара әзерләнгән иде һәм мультфильм күрсәттеләр.

«Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясе 2007 елдан бирле үткәрелә. Ул баланы мәктәпкә әзерләгәндә өстәмә ярдәм таләп ителә торган гаиләләргә булышуга  юнәлдерелгән. Балалар кирәкле канцелярия белән тулы мәктәп портфельләре алалар.

Розалия Мостафина

Рамия Гарифуллина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев