Лениногорск йөзүчеләре берьюлы тугыз медаль яулады
Лениногорск “Юбилейный” бассейнында тәрбияләнүче яшь йөзү осталары Әлмәттә ярышларда катнаштылар.
Бу бәйгедән алар өч алтын, өч көмеш һәм өч бронза яулап кайттылар.
Әлмәтнең «Дельфин» йөзү бассейнында узган ярышлар "Алтын көз” дигән исем белән узды. Лениногорск йөзүчеләре бәйгедә уңышлы чыгыш ясады. Узышлар катнашучыларның яшенә карап, берничә төрле категориядә уздырылды.
Үз төркемнәрендә “Юбилейный” йөзүчеләре Илона Рәхимова, Захар Николаев һәм Елизавета Шуманева җиңү яуладылар.
Көмеш медальләргә шулай ук лениногорскилылар Диана Петрова, Артур Петров һәм Родион Олейников ия булды.
Өченче урыннар һәм бронза медальләрне Варвара Малахова, Павел Терентьева һәм Екатерина Дьячкова яулап алды. Бу спортчылар да “Юбилейный” бассейныннан. Шулай итеп, безнең йөзүчеләр ярышларда тугыз медаль алуга иреште.
фотолар: йөзү бассейныннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев