Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Луганскида Татарстан хәрбиләрен бүләкләделәр

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров составындагы республика делегациясе Луганскига барды.

Алар Татарстанның алдынгы хәрби хезмәткәрләренә «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медальләрен тапшырды. Тиешле видеоны Татарстан Республикасы Рәисе социаль челтәрләрдәге үз битләрендә урнаштырды.

«Луганскига сәфәре барышында Татарстан делегациясе безнең хәрбиләр белән очрашты. Хезмәттә аеруча зур уңышларга ирешкән сугышчылар Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләренә лаек булдылар», - дип язды Рөстәм Миңнеханов МАКС мессенджерында.

«Татарстан тарафыннан оештырылган барлык хәрби частьләр белән элемтәдә торабыз. Яклаучыларыбыз турында кайгырту – эшнең иң мөһим юнәлеше. Аларның фидакарьлеге, хәрби бурычка тугры булуы белән чиксез горурланабыз!» – дип ассызыклады ТР Рәисе.

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев