Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

«Мәктәп укучылары өчен мәдәният» проекты Владимир Даль мирасы турында акция үткәрә

Чара язучының тууына 225 ел тулу уңаеннан үткәрелә.

«Мәктәп укучылары өчен мәдәният» проекты кысаларында 2026 елның 22 маеннан 30 июненә кадәр Владимир Даль мирасына багышланган Бөтенроссия акциясе узачак.

Россия мәдәният министры урынбасары Жанна Алексеева билгеләп үткәнчә, Владимир Даль рус телен халыкның «тере хәтере» итеп саклап калган. Ул төзегән сүзлектә 200 меңгә якын сүз һәм 30 мең мәкаль тупланган.

Акциядә Россиянең төрле төбәкләреннән мәктәп укучылары катнаша ала. Катнашучылар берничә номинацияләрдә көч сынашачак.

Катнашу өчен шушы елның 22 маеннан 30 июненә кадәр «Культурадляшкольников.РФ» порталы аша гариза тапшырырга кирәк.

Экспертлар иң яхшы 100 эшне сайлап алачак. Җиңүчеләрнең эшләре проект сайтында басылачак, нәтиҗәләр 2026 елның 4 августында игълан ителәчәк.

 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев