Балаларның цифрлы грамоталылыгын арттыру.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм 1–11 сыйныф укучылары өчен «Куркынычсыз интернет» Бөтенроссия олимпиадасы 10 ноябрьдә Учи.ру белем бирү платформасында башлана. Чара «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проектының «Киберкуркынычсызлык инфраструктурасы» һәм «Цифрлы трансформация өчен кадрлар» федераль проектлары кысаларында үткәрелә, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы.
Олимпиада 2026 елның 10 ноябреннән 7 декабренә кадәр узачак. Катнашу бушлай. Биремнәрне үтәү өчен интернетка тоташтырылган компьютер яки планшет булу җитә; бала олимпиадада мәктәптә дә, өйдә дә катнаша ала. Хәбәрдә әйтелгәнчә, олимпиаданың максаты — балаларның цифрлы грамоталылыгын арттыру һәм интернетта үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыру. Катнашучылар уен форматында чынбарлыктагы хәлләрне модельләштерү аша интернетта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнә.
Беренче тур нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар җыйган баллар санына карап диплом, мактау грамотасы яки сертификат алачак. Иң күп балл җыйган 1–11 сыйныф укучылары икенче турга чакырылачак; мәктәпкәчә яшьтәге балалар анда катнашмый.
Катнашу өчен олимпиада сайтында теркәлергә кирәк. Беренче тур нәтиҗәләре һәм икенче турга чакырулар олимпиада сайтында 2026 елның 15 декабреннән дә соңга калмыйча бастырылачак.
Татар-информ
Нет комментариев