Матур датада Лениногорскида күп кенә парлар никахларын рәсмиләштергән
25.01.2025
Әлеге дата туй үткәрү өчен матур дата булып санала. Туй өчен күп кенә парлар үзләре өчен аерым әһәмияткә ия булган даталарны сайлый, дип хәбәр итә Лениногорск ЗАГС бүлеге.
2025 елның беренче матур датасы – 25.01.2025. Ул көнне студентлар көне дә иде әле.
Лениногорск ЗАГС бүлегендә 7 яңа гаилә теркәлгән. Яшь парларны чын күңелдән шушы мөһим һәм истәлекле көн белән котлыйбыз. Озын, бәхетле гаилә тормышы телибез.
Күптән түгел сайтыбызга Туйлар үткәрү өчен матур даталар турында язган идек. Монда карый аласыз
фотолар: ЗАГС бүлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев