Мәхәббәт эш көненә карап тормый: Лениногорск ЗАГС бүлегендә бүген туй (+фотолар)
ЗАГСта бәйрәм атмосферасы
Бүген – 30 июньдә эш көне булуга карамастан, ЗАГС бүлегендә яңа гаилә барлыкка килде. Оксана белән Айнур никахларын рәсмиләштерде, дип хәбәр итә ЗАГС бүлеге.
Айнур – МХО хәрбие. Яшьләр 2021 елда студент вакытта Әлмәттә танышалар. Шул ук елны Айнур армия хезмәтенә китә һәм анда Оборона министрлыгы белән контракт төзи.
Махсус хәрби операция башланганнан бирле, ул – алгы сызыкта. Радиотелефонист булып хезмәт итә. Батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Айнур «СВО катнашучысы», «Хәрби батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнгән, шулай ук полк командованиесенең Рәхмәт хаты да бар.
Хәзерге вакытта отпускка кайткан һәм яраткан кызына тәкъдим ясаган. Оксана булачак ирен ышаныч белән көткән, ул Казан инновация университетын тәмамлый.
ЗАГС бүлегендә кияү белән кәләшнең никахларын рәсмиләштерделәр. Бәхетле гаилә булсыннар, Айнурга тиз көннәрдә өенә кайтырга насыйп булсын.
фотолар: ЗАГС бүлегеннән



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең МАХ-каналга кушылыгыз: https://max.ru/join/FCC6jdLcKlakggSaD114n_EtmNar4gIlWnBZvw_t_SA
Нет комментариев