Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Мичурин авылы китапханәсенә - 65 ел (+фотолар)

Китаплар иле бәйрәме булды.

Мичурин авылы китапханәсенең җыйнак бүлмәсе ул көнне аеруча да матур иде. Чөнки китапханә 65 еллыгын билгеләп үтте. 

Китапханә залы матур итеп бизәлгән. Һәр почмактан бәйрәм атмосферасы бөркелеп тора.

Элек һәм хәзер китапханә мөдире булып эшләүчеләрнең фотографияләре белән стенд ясалган иде.

Китаплар иле бәйрәменә төрле елларда китапханәдә эшләп, лаеклы ялга чыккан китапханәчеләр, китапханәнең дуслары, китап укучылар, авылдашлар, әдәбият сөючеләр килде.

65 ел - зур тарих. Шушы еллар эчендә 8 китапханәче  эшләгән. Бүгенге көндә 2007 елдан алып, бар күңелен биреп эшләүче китапханәче – Сания Вахитова.

Лениногорск шәһәренең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсенең милли әдәбият бүлеге хезмәткәрләре  Ләйсән Шәмсуарова-Рахманова һәм Гүзәл Падюкова чараны алып бару барышында китапханә тарихы, аның беренче китапханәчеләре турында сөйләделәр. Тамашачы китап битен ачкандай, алты дистә елдан артык тарихны барлады.

Мичурин авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Иванова җылы котлауларын ирештерде. 

Бәйрәм барышында җыр- моң яңгырады, котлаулар күп булды.

Килгән кунаклар- тамашачылар белән викториналар оештырылды.

 

Фотолар: Мичурин китапханәсеннән.

фотоларның күбесе «Галерея»да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев