Мичурин авылында Белем көнендә лаеклы ялдагы укытучының хәлен белешкәннәр
ЯҢАЛЫКЛАР

Мичурин авылында Белем көнендә лаеклы ялдагы укытучының хәлен белешкәннәр

Лаеклы ялдагы укытучылар булсалар да, алар өчен 1 сентябрь кадерле көн.

Мичурин авылы китапханәсе хәбәр иткәнчә, авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Иванова һәм китапханәче САния Вахитова белән берлектә авылда яшәүче, лаеклы ялдагы укытучы -  Зөлфә Искәндәр кызы Вахитова янына барганнар.

Зөлфә Искәндәровна 40 елга якын, 39 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган. Күпләр өчен гади педагог кына түгел, ә остаз булып та киңәшләрен биргән.

Лаеклы ялдагы ветеран укытучыга чәчәк бәйләме бүләк иткәннәр һәм изге теләкләр җиткергәннәр. “Аны онытмауларын,  эшләгән елларын хәтерлиләр икәнлеген  белдерергә теләдек. Укытучы өчен  еллар үткәч тә килеп рәхмәт әйтүләре – зур бүләк”, - ди Сания Вахитова. 

фото: китапханә сайтыннан.


Нет комментариев