Мичурин авылында: игелекле эшләр рәхмәт булып кайта
“Игелекле эшләр һәрвакыт җылылык булып кайта” — әнә шундый девиз белән узды очрашу-аралашу.
Мичурин авылы мәдәният йортында “Исемең синең – хатын-кыз” волонтерлык төркемнең очрашуы узды. Авыл җирлегендә яшәүче битараф булмаган һәм актив хатын-кызларны җыйган чара чын күңелдән ихлас күңелдән рәхмәт бәйрәменә әверелде.
Очрашуга мөһим вакыйга сәбәп булды: волонтерлар төркеменә 75235 нче хәрби часть командованиесеннән Рәхмәт хаты тапшырылды. Волонтерлар күрсәтелгән ярдәм, җыелган гуманитар йөк, армый-талмый активлык һәм Донецк Республикасын саклаучыларга ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт сүзләрен ишеттеләр.
“Безнең тырышлыкларны алгы сызыктагы хәрбиләрнең бәяләве бик күңелле", - дип уртаклаштылар очрашуда катнашучылар хис-кич
Авыл җирлеге башлыгы Иванова Рәмзия , волонтер Светлана Григорьева чыгышлары чараның бизәге булды.
Волонтер Светлана Григорьева бердәмлек көче, егетләребезгә ярдәм итүнең мөһимлеге турында сөйләде һәм һәр хатын - кызга өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде.
Аннары очрашуга җыелучылар ханымнар чәй өстәле артында аралашып утырды, МХОга ярдәм итүнең чаралары турында сөйләште.
Искә төшереп үтик: Мичурин һәм Яңа Сережкино авыллары Лениногорскидагы “С любовью и молитвами” волонтер төркемнең филиаллары булып тора. Алар СВОга ярдәм итү буенча эш алып бара.
фотолар: Мичурин китапханәсеннән



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев