Бүген Шөгер Нефть музее территориясе халык иҗаты һәм халык сәнгате үзәгенә әйләнде: биредә район фестивале узды.
Фестивальгә районыбыз авылларыннан иҗат коллективлары, фольклор коллективлар килде. Нефть музее территориясе аллы-гөлле чәчәкләр аланына әйләнде. Һәр коллектив үзенең авылының мәдәниятен, гореф-гадәтен, традицияләренең бер өлешен алып килгән.
Төрле телләрдә җырлар яңгырады, дәртле биюләр булды. Барлык коллективлар да әзерләнеп, милли костюмнарын киеп, талантын, осталыгын күрсәтте. Ә авылларыбыз чыннан да, искиткеч осталар!
Шулай ук кул эшләнмәләреннән күргәзмәләр дә соклану уятты. Туган ягыбыз халкының уңганлыгы-булганлыгы күренә иде күргәзмәдә. Моннан тыш милли ризыклар да пешереп килгәннәр.
Халык һөнәрчелеге буенча мастер-класслар да әзерләгәннәр. Әйтик, каба ярдәмендә йон эрләү процессын өйрәттеләр.
Шөгер Нефть музее директоры Фәнис Галимов район коллективларын мондый фестивальдә үзләрендә күрүенә шат икәнен белдерде.
Район мәдәният йортлары директоры Светлана Илюхина нефть музее җитәкчелегенә музей территориясендә кабул итүләренә рәхмәт белдерде.
Бу гади генә фестиваль түгел иде, ә чын мәгънәсендә авыллардагы коллективларны, милләтләрне берләштерүче, туган ягыбызның талантларга бай икәнен күрсәтүче чара булды, ди фестивальдә катнашучылар.
Урамда, Шөгер тауларына карап, самавырдан тәмле чәйләр эчеп, җылы итеп бер-берсе белән аралашып вакыт узганын да сизмәделәр.
фотолар: Мичурин, Яңа Иштирәк, Иске Шөгер авыл мәдәният йортларыннан
фотоларны түбәндә Галерея бүлегеннән карый аласыз





Нет комментариев