«Милли моң» Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивалендә Лениногорск районы мөслимәләре дә катнашты
Ике йөздән артык катнашучы
Бөгелмәдә «Милли моң» Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале узды. Ул 10 нчы тапкыр үткәрелде. Әлеге чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Россиядә һәм Татарстанда билгеләп үтелүче Ватанны саклаучылар елына һәм Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Каһарманнар елына, шулай ук һиҗри исәп буенча Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең 1500 еллыгына багышлап уздырылды.
Татар мәдәнияте үзәге залында узган фестивальгә 250гә якын талантлы мөнәҗәт башкаручы җыелды. Әлеге проектның географиясе елдан-ел киңәя бара: быел катнашучылар Чиләбе, Самара, Оренбург өлкәләреннән, Башкортстан Республикасыннан, Магнитогорск, Казан, Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә шәһәрләреннән, Лениногорск, Биектау, Яңа Чишмә, Чистай, Баулы, Сарман, Кукмара, Ютазы, Мөслим, Чирмешән, Теләче, Югары Ослан, Яңа Чишмә районнарыннан килде.
Лениногорск районын Зәй-Каратай авылы һәм Чүте авыл мөслимәләре тәкъдим итте. Алар бәйгенең ике номинациясендә дә: «Соло» һәм «Ансамбльләр»дә катнашып, лаеклы рәвештә чыгыш ясап кайттылар, дип мөхтәсибәт телеграм-каналда хәбәр итә.
Лениногорск мөхтәсибәте әлеге авыл мөслимәләренә рәхмәтен белдерә.
Фотолар: Лениногорск мөхтәсибәтеннән


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев