Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов IX чакырылыш Россия Дәүләт Думасына регионнан сайланган депутатлар белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстаннан Россия парламентының түбән палатасына өч сәяси партиядән 13 депутат сайланды. Очрашу республика Хөкүмәте Йортында узды. Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында татарстанлыларның тормыш сыйфатын күтәрү һәм илне ныгыту буенча уртак эшнең мөһимлегенә басым ясады. Парламентарийлар алдында торган иң мөһим бурычлардан ул махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә алга таба да һәрьяклап ярдәм итүне, барлык социаль йөкләмәләрне гамәлгә ашыруны тәэмин итүне, ТР мәнфәгатьләрен федераль дәрәҗәдә алга этәрүне атап үтте.
Нет комментариев