Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Мөэмин-Каратай авылында 2024 ел йомгакларына багышланган авыл җыенында яңа ФАП төзеләчәге хәбәр ителде

Мөэмин-Каратай авылы Советы 2024 елда төп игътибарын авылдагы социаль мәсьәләләрне, халыкка төрле хезмәт күрсәтүне, тирә-як мохитне саклауга юнәлдереп алып баруны үзенең төп максаты итеп куйды.

Авыл җыенында Лениногорскидан администрация вәкилләре, төрле оешмалардан хезмәт күрсәтүчеләр катнашты.

Мөэмин-Каратай авылы халкы ил гаме белән яши. Илдә барган вакыйгаларга битараф түгел. Ир-егетләребезнең дошманны җиңеп үз өйләренә, гаиләләре янына исән-имин кайтуларын телибез! Авылыбызның ике егете һәм өч егет –  әлеге авылдан чыккан кешеләрнең балалары  бүгенге көндә кайнар нокталарда хезмәт итә. Әлбәттә, егетләребезнең изге гамәлләрен хуплап, һәр авыл кешесе, һәр авылдаш кулдан килгән кадәр әйберләтә, акчалата ярдәм итәргә омтыла. Ел әйләнәсендә маскировка челтәрләре үрүдә, шәм ясауда теләп катнаша.

 Бай тарихлы Мөэмин-Каратай авылы үзәк юлдан алты километрдан читтә урнашкан. Биредә иманлы, дини халык көн иткәнне дәлилләп күркәм, мәгърур мәчет балкып утыра.

Авылның имамы Рәис хәзрәт Сәхапов мулла вазифасын башкара. Мәчет картларының иман йортына баруы, кайтуы, тиешле намазларны калдырмавы үзе бер күркәмлек өсти. Мәчет зират мәйданында урнашкан.

Бүгенге көндә Мөэмин-Каратайның авыл җирлеге башлыгы Әнисә Ханнанова утыз елдан артык биредә гаиләсе белән көн итә. Аның барлыгы, авыл белән бер дулкында яшәве күңелләрне күтәрә. Олысы-кечесен даими кайгыртып яшәве әлбәттә бары тик хуплауга,  мактауга лаек.

Татар авылын мәдәнияттан, мәдәни тормыштан башка күз алдына китерү мөмкин түгел: Мөэмин-Каратай талантларга бай. Гармунчылар, җырчылар, биючеләр, тирә-якка танылган нәфис сүз осталары, тегүче, бәйләүче, чигүчеләр авылның данын тирә-якларга тарата, җитмәсә шагыйрьле сала да бит әле ул.

Һәр елны көтеп алынган сабан туена әзерлеккә генә күз салыгыз әле сез! Мөэмин-Каратай авылы төп өч урамнан  тора. Әнә күрәсезме, урта урамдагы йортның зур капкасы ачыла... Авыл гаме белән көн күрүче уңган-булган Җәдит Шәрифуллин капкасыннан уйнаклап биеп торган җигүле ат чыга. Дугасына кыңгыраулар таккан, сөлге бәйләнгән. Егетләр, ир-егетләр, кызлар, ханымнар сөлге җыю йоласын башкарырга җыена. Авылның күрке гармунчылар Нәбиулла Габидуллин, Хаҗиморат Әхмәтшин, шагыйрь, китапханәче, җырчы Таһир Шәмсуаров та һәрвакыттагыча бик теләп катнаша.

Мәдәният йорты, китапханә, авыл җирлеге бергә, бердәм рәвештә ел дәвамында әнә шулай төрле, халыкның яшәешен күтәрә торган күркәм чаралар уздыра. Мәктәп яшендәге укучыларыбыз да ел әйләнәсендә төрле ярыш-бәйгеләрдә катнаша. Аерым алганда Рәзинә Мортазина, Рүзилә Мортазина, Илсаф Ситдыйков һәм башка укучыларыбыз – өметле талантлар. Рәзинә һәм Рүзилә Мортазина сәхнәгә 1нче сыйныфта укыганда ук менделәр.

Авылыбыз урамнарын, мәдәният йорты тирәсен кардан чистартуга үз транспорты белән ярдәм иткәне өчен Расим Вәлиәхмәтовка рәхмәтебезне җиткерәсебез килә.

Авыл “Август-Лениногорск” агрофирмасы ярдәмен тоеп яши. Акчалата да булышалар, бәйрәмнәргә зурлап бүләкләр тапшыралар. Мөэмин-Каратай кырларында “Маметов” фермерлык хуҗалыгы үз эшен алып бара. Әлеге хуҗалык ат үстерү һәм үрчетү белән шөгыльләнә.

Киләсе елда авылыбызда яңа фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк. Шулай ук балалар өчен ял һәм спорт мәйданчыгы төзелү дә авылыбызның киләчәгенә якты өметләр тудыра.

Бүгенге көндә авылның бүгенгесе, киләчәге өчен җан аткан әлеге Мөэмин-Каратай авылы җирлеге башлыгы Әнисә Атлас кызына авыл халкы исеменнән тирән рәхмәтебезне белдерәсе килә! Аның барлыгы, авыл язмышы өчен җан атуы күңелләрне күтәрә.

Туасы таңнарның өметле булачагына инандыра. Бүгенгедәй киләчәктә дә бер булып, бердәм булып яшәргә насып булсын!


Таһир Шәмсуаров

  • Авыл җирлегендә яшәүчеләр саны 227 кеше исәпләнә. Эшкә яраклы халык – 114 кеше, күпчелек халык эш белән тәэмин ителгән. Бюджет оешмаларында ун кеше эшли. “Август-Лениногорск” агрофирмасында 6 кеше хезмәт куя. Авыл җирлегендә барлыгы 70 пенсионер яши. Шуларның 39-  хатын-кыз, 31-  ир-атлар.

 

фотолар: авыл җирлегеннән

фотолар Галереяга урнаштырылды. Түбәндәрәк карый аласыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев