Мөэмин-Каратай авылында «Беренче театр»ны куйдылар (+ бик күп фотолар)
Халыкның күпләп килүе артистларга яхшы кәеф бүләк итте.
4 апрельдә, Мөэмин-Каратай авылы мәдәният йортында авыл үзешчәннәре катнашында танылган драматург Галиәсгар Камалның “Беренче театр” исемле ике пәрдәлек комедиясе тамашачыга тәкъдим ителде. Бу хакта безгә – редакциягә Мөэмин-Каратайдан Таһир Шәмсуаров хәбәр итә.
«Көтеп алынган спектакльне карарга авылдашлар гына түгел, ә тирә-як авыллардан да сәнгать сөючеләр җыелды. Халыкның күпләп, зал тутырып килүе күңелләрне күтәрде. Без шуңа төшендек: чынлап та авыл халкы театрга сусаган икән.
Спектакльдә катнашкан һәр артистның үз ролен җиренә җиткереп башкаруы соклану хисләре уятты. Әйтерсең лә безнең каршыда үзешчән түгел, ә профессиональ артистлар чыгышын күргәндәй булдык.
Талантлы артистларыбыз: Усманов Фәнис, Габидуллин Нәбиулла, Шәрифуллин Җәдит, Хаҗиморат Әхмәтшин, Шәмсуарова Рәмзия, Лилия Вәлиәхмәтова, Фәридә Галатова үз рольләрен тормышчан, күңелдә калырлык итеп башкардылар.
Театраль тамаша алкышлар белән җылы кабул ителде, халыкның күңеленә хуш килде. Кыскасы, һәркемнең күңелендә үзешчән артисларның таланты белән горурлану хисләре уянды.
Г. Камалның “Беренче театры” спектакле белән күрше авылларга да барырга кирәк дигән фикер яңгырады.
Спектакльдән соң ял кичәсе авылыбызның талантлы артистлары, җырчы, музыкант, шагыйрьләре үзләренең чыгышлары - җыр, бию, гармун моңнары белән дәвам итте.
Һәр чараны хуплаучы, оештыруда беренчеләрдән булып йөрүче Мөэмин-Каратай авылы җирлеге башлыгы Әнисә Атлас кызы Ханнановага да рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә»
фотолар: Ләйсән Шәмсуарова-Рахманова
фотолар түбәндә, галерея бүлегендә


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев