Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Мошенниклар поликлиника хезмәткәре булып Лениногорск пенсионерын миллионнан артык сумга алдаганнар

Лениногорскида өлкән яшьтәге хатын-кыз күп баскычлы мошенниклык схемасының корбаны була.

Башта аңа мессенджер аша шалтыраталар, шалтыратучы үзен поликлиника хезмәткәре дип таныштыра һәм калкансыман бизгә УЗИга язылырга тәкъдим итә, бу сезнең сәламәтлек өчен кирәк дип ышандыру сүзләре дә әйтә. «Хәзер телефоныгызга код җибәрәбез.  Шуны әйтергә кирәк була», – диләр. 

Пенсионер әби алар әйткәнне эшли. Шуннан соң тагын шалтырату була.

Бу юлы аферистлар үзләрен Дәүләт хезмәтләре һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштыра. Алар пенсионерның  акчалары куркыныч исәптә  һәм тиз арада  «Куркынычсыз счетка» күчерергә кирәк дип ышандырганнар. 

Әлбәттә, боларның әйткәннәренә олы яшьтәге ханым ышана, дебет картасын рәсмиләштерә, барлык акчаларын – 1,15 млн сумны мошенникларга күчерә. Шуннан соң, аларның кушканын үтәп, ул бөтен язышуны (перепискаларны) бетергән, бу алга таба тикшерү эшен  катлауландырган гына.

Мошенниклык маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев