МХО зонасында хезмәт итүче хәрби Зәй-Каратайдагы әнисен премьера белән котлап чәчәкләр җибәргән
Әнисенә сюрприз ясаган.
25 ноябрь көнне Зәй-Каратай мәдәният йортында авыл артистлары катнашында Туфан Миңнуллин әсәре буенча "Алты кызга бер кияү" спектакле сәхнәләштерелде. Авыл халкы бик ошаткан, аягүрә басып алкышлаган.
Соңыннан, спектакль тәмамлангач, һәр артистка чәчкә бүләк иткән авыл башлыгы Миләүшә Идиятова. Ә спектакльнең режиссеры Галия Насибуллинага "махсус хәрби операциядә хезмәт итүче улыгыздан экспресс доставка белән килде", - дип зур чәчәк букетын тапшырган.
Шулай ук спектакль алдыннан авыл җирлеге башлыгы Миләүшә Идиятова барлык әниләрне бәйрәм белән котлады, бүгенге көндә уллары ил тынычлыгын саклаучы әниләргә рәхмәт әйтеп, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Галия ханымның МХО зонасындагы улы әнисен премьера белән, шулай ук Әниләр көне белән котлап, заказ белән чәчкәләр кайтарткан. "Улыбыз исән-сау тиз арада кайтып җитүен теләп торабыз. Гаиләсе дә зарыгып, сагынып көтеп тора. Рәхмәт яусын улыма. Бәйрәмнәрдә шулай чәчәкләр җибәртеп, безнең күңелне күтәрә", - ди әнисе.
Шулай булсын, хәрбиләр исән-имин кайтсыннар.
Розалия Мостафина.
Спектакль турында исә "Заман сулышы" газетында киләсе санда укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Комментарии
0
0
Туган Авылыма кайтып килгандай булдым! Афарин гена диясе кала, янадан яна унышлар! Галия ханымнын газиз Улы исан сау айланеп кайтсын дип телим!
0
0